16+

Минзәлә янындагы федераль трассада ике автобус бәрелешкән. Һәлак булучылар бар

Минзәлә янында ике автобус катнашында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган.

Минзәлә янында ике автобус катнашында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган.

Бәрелеш шулкадәр көчле булган, хәтта автобусларның кабинасына кадәр "өзелгән". 

Беренчел мәгълүматлар буенча, 12 кеше утырган «КамАЗ» автобусы Уфадан Чаллыга баручы Yutong маркалы автобус белән бәрелешкән.

Һәлакәт вакытында ике кеше вафат булган. Тугыз кеше зыян күргән. Фаҗиганең сәбәпләре тикшерелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading