16+

Мирсәет Сөнгатуллинга - 70 яшь: "19 июльдән бирле бәйрәм итәбез!"

Бүген, 25 июль көнне Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Мирсәет Сөнгатуллинга 70 яшь тулды.

Мирсәет Сөнгатуллинга - 70 яшь: "19 июльдән бирле бәйрәм итәбез!"

Бүген, 25 июль көнне Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Мирсәет Сөнгатуллинга 70 яшь тулды.

Бу уңайдан 5 август көнне аның туган ягы Әлки районының Базарлы Матак авылында зур концерт көтелә, юбилярны Әлки районы башлыгы Александр Никошин котлаячак. Шуны да әйтергә кирәк, күптән түгел Базарлы Матакта Мирсәет абый исемендә яңа урам да барлыкка килде.

“5 августта Базарлы Матакның Мәдәният йортында юбилей концертым узачак. Концертта иҗатташ дустым Алмаз Хәмзин һәм Мәскәүдә яшәүче улым Алмаз Сөнгатуллин катнаша. Программада матур җырлар, мәзәкләр көтелә”, - диде ул.

“Үзем 19 июль көнне туганмын, ә паспортымда туган көнем 25 июль дип язылган. Шуңа күрә юбилеемны 19 июльдән бирле бәйрәм итәбез. Аллаһка шөкер, 70кә дә җиттек. Бүгенге тормышымнан канәгать, Аллаһка шөкер. Киләчәктә дә милли җырларыбызны халыкка җиткерергә язсын”, - ди юбиляр.

Мирсәет абыйны матур юбилее белән котлыйбыз, нык сәламәтлек, иминлек, иҗади уңышлар, гаилә бәхете телибез!
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading