16+

Мишустин: россиялеләрнең реаль хезмәт хакы 3 процентка арткан

2022 елда россиялеләрнең хезмәт хакы чын мәгънәсендә 3 процентка арткан. Номиналь хезмәт хакы үсеше 13 процент тәшкил итә.

2022 елда россиялеләрнең хезмәт хакы чын мәгънәсендә 3 процентка арткан. Номиналь хезмәт хакы үсеше 13 процент тәшкил итә.

Бу хакта чәршәмбе көнне РФ премьер-министры Михаил Мишустин хәбәр итте.
17 майда Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә барышында РФ Президенты Владимир Путин Мишустиннан бер ел эчендә гражданнарның хезмәт хакы артуы турында хәбәр итүен сорады.

"Без әлегә беренчел мәгълүматны карадык: реальдә — 3%, ә номинальдә — якынча 13%. Бу [бер ел эчендә]", - дип җавап бирде Министрлар Кабинеты башлыгы.

Бу мәгълүматлар беренчел, дип аңлатты Мишустин. Рәсми йомгаклау статистикасы соңрак басылып чыгачак.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading