16+

Мисырга уртача юллама бәяләре 30 меңнән кимрәк булачак

Мисыр кояшы белән диңгезен сагынучыларга күп көтәсе калмады. Россия белән Мисыр арасында авиаэлемтә 2017 ел башында яңартылырга мөмкин, дип яза "Интерфакс".

Мисыр кояшы белән диңгезен сагынучыларга күп көтәсе калмады. Россия белән Мисыр арасында авиаэлемтә 2017 ел башында яңартылырга мөмкин, дип яза "Интерфакс".

Мисыр Россия пассажирларының куркынычсызлыгын киләсе ел башында гына тәэмин итәргә әзер булачак икән. 1 декабрьдә Россия Транспорт министрлыгы делегациясе Мисырга барырга җыена. Башта авиаочышлар Каир аша гына булыр дип көтелә.

Хургада белән Шарм Эль Шейх курортларына туры рейслар бераз соңрак ачылачак. Туризм өлкәсендәге белгечләр чартер рейслар ачылгач, Мисырга уртача юллама бәяләре утыз меңнән кимрәк булыр дип фаразлый.

Искәртеп узабыз: 2015 елның октябрь азагында Синай ярымутравы өстендә Россия самолеты һәлакәткә юлыкканнан соң Мисыр белән авиаэлемтә туктатылган иде. Ул яңартылсын өчен Мисыр аэропортларында куркынычсызлык тәэмин итү шарт итеп куелды. Хәзерге вакытка ил аэропортларында куркынычсызлык системаларын модернизацияләүгә 42 млн. доллар акча сарыф ителгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading