16+

Мәктәп формасына үзгәрешләр керә?

Мәктәп формасына бертөрле таләпләр кертү вәкаләтләре Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгына күчәчәк.

Мәктәп формасына бертөрле таләпләр кертү вәкаләтләре Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгына күчәчәк.

Дәүләт Советы депутатлары шундый карар кабул итте. Моңа кадәр «Мәгариф турында”гы буенча, мәктәп укучылары киемнәренә типлы таләпләр Татарстан Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган. СанПин таләпләрен исәпкә алып, министрлык тарафыннан  мәктәпләрдә бәйрәм, спорт, көндәлек киемнәргә таләпләр күрсәтеләчәк. Итәк озынлыгы, фасоны билгеләнәчәк, ләкин тукымадагы шакмак яки сызык төсе күрсәтелмәячәк. Анысын һәр мәктәп үзе сайлый алачак. Министрлык таләпләре нигезендә, мәктәпләр форма буенча өстәмә үз актларын кабул итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading