16+

Мәктәп яшендәге балаларга 10 мең сум кайчан киләчәк?

Мәктәп яшендәге балалары булган гаиләләргә бер тапкыр түләнә торган түләүләрне җибәрү 16 августтан башлана, күпләр бу акчаны нәкъ шул көнне алачак, дип белдерде журналистларга Россия Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков.

Мәктәп яшендәге балалары булган гаиләләргә бер тапкыр түләнә торган түләүләрне җибәрү 16 августтан башлана, күпләр бу акчаны нәкъ шул көнне алачак, дип белдерде журналистларга Россия Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков.

"Ата-аналар үзләренең гаризаларын Пенсия фондына 15 июльдән башлап җибәрә ала. Күпләр "Дәүләт хезмәтләре"ндәге шәхси кабинетларында инде  гаризалар алды, аларны тикшерергә һәм мәгълүматларның дөрес булуын расларга гына кирәк", - дип билгеләп үтте министр.

Ул Пенсия фондының барлык килгән гаризаларны эшкәртәчәген һәм кирәкле документларны формалаштыруын аңлатты.
Мәктәп яшендәге балаларга ун мең сум түләүләр (халыкта ул Путин акчалары дип йөртелә) - бер тапкыр бирелә торган пособие, шуңа күрә аны гражданинның гаризасында күрсәтелгән теләсә нинди түләү системасы картасына бәйләп күчерә алалар.

Министрлык матбугат хезмәтендә искәрткәнчә, түләү өчен октябрь ахырына кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Гаризалар бирү 15 июльдән дәүләт хезмәтләре порталы яки ПФРның теләсә нинди клиент хезмәте аша башлана.

Дәүләт хезмәтләре порталында пособие рәсмиләштерә торган күпчелек ата-аналарга гаризаны мөстәкыйль тутырырга туры килмәс: ул автомат рәвештә формалаштырылган һәм шәхси кабинетка җибәрелгән.

Гаризаның әзерлеге турындагы хәбәр ата-аналарга "Дәүләт хезмәте" порталындагы шәхси кабинетта килә башлады.

Ата-аналардан тыш, акчаны уллыкка алучылар, опекуннар һәм попечительләр, шулай ук гомуми белем бирү программалары буенча укуларын дәвам итсәләр, инвалидлык белән 18-23 яшьлек гражданнар алырга мөмкин.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading