16+

Мәктәпләр кунак көтә

WorldSkills дөнья чемпионаты вакытында чит ил вәкилләре Казан, Лаеш, Яшел Үзән мәктәп­ләренә кунакка киләчәк. Шул рәвешле чемпионат делегатлары мәктәп укучыларын эшче һөнәрләре белән таныштыр­макчы.

WorldSkills дөнья чемпионаты вакытында чит ил вәкилләре Казан, Лаеш, Яшел Үзән мәктәп­ләренә кунакка киләчәк. Шул рәвешле чемпионат делегатлары мәктәп укучыларын эшче һөнәрләре белән таныштыр­макчы.

Чара «Бер мәктәп – бер ил» – «One school – one country» проекты кысаларында тормышка ашырыла.

WorldSkills International чемпионатының башкарма директоры Дэвид Хоуи сүзләренчә, проект 2007 елларда башланып китә. Аның төп максаты – мәктәп яшендәге балалар арасында эшче һөнәрләргә кызыксындыру уяту һәм илләр арасында мәдәни багланыш­лар булдыру. Проектта 11-15 яшьлек балалар катнаша. Башта укучылар кыскача гына үз илләре, мәктәпләре турында сөйләячәкләр. Аннан кунаклар үз ягы, үзләрендә популяр булган эшче һөнәрләре белән таныштыра. Татарстанда проект 22 август – WorldSkills International чемпионатының беренче көнендә тормышка ашырыла башлый.
Бу көнне Усады бистәсе прогимназиясе дә делегатлар көтә. Алар Хорватиядән килгән кунакларны кабул итеп алачак.
– Гыйнвар аенда без алар белән таныштык инде, августта зур делегация белән киләчәкләр, – ди прогимназиянең директоры Эльвир Якупов.

Лаеш районыннан бары тик бу мәктәпне генә чит ил вәкилләрен каршы алырга сайлап алганнар. Һәм бу юкка түгел. Прогимназиянең үз балалар бакчасы бар. Биредә сабыйлар инде кече яшьтән үз лего, конструктор, роботлар белән танышып үсә. Ә прогимназиянең үзендә инженерлык һөнәрләренә өйрәнеп була. Химия, физика фәннәрен дә сыйныфта утырып кына өйрәнмиләр, ә махсус лабораторияләрдә төрле экспериментлар үткәрәләр.

– Бездә кече яшьтән балаларны һөнәри ориентлаштыралар. Минемчә, бу бик мөһим әйбер. Әйтик, бала кечкенәдән констукторлар белән кызыксына. Ләкин мәктәпне тәмамлагач, башкаларга ияреп икътисадчы, юрист, менеджерлык­ка укырга керә. Аның кул белән эшләү сәләте югала. Нәтиҗәдә без зур уңышларга ирешергә мөмкин булган инженерыбызны югалтабыз. Менә шундый очракларны булдырмас өчен, безгә WorldSkills чемпионаты кирәк иде. Августта киләсе кунакларны без мәктәбебез, белем бирү процессы, спорт, иҗат өлкәсендәге уңышларыбыз белән таныштырачакбыз. Әлбәттә, татарлыкны күрсәтергә дә онытмаячакбыз. Татар халык биюләре, чәк-чәк кебек татар ашлары булачак. Безнең балалар бик оста итеп курайда да уйный әле, – ди Эльвир Якупов.

Казанның 165нче урта мәктәбе дә Кытайның Макао административ районы вәкилләрен каршыларга җыена. Алар да гыйнвар аенда бер тапкыр танышканнар инде.
– Без алар катнашында ачык дәрес тә үткәрдек әле. Биредә X сыйныф укучылары WorldSkills хәрәкәте белән танышты. Укучылар кунаклар белән инглиз телендә аралашты. Бу көннән соң балалар чемпионат белән тагын да кызыксынып киттеләр. Инде август аенда ярыш карарга барабыз, диләр хәзер, – ди 165нче урта мәктәпнең директор урынбасары Валентина Эстис.

Исегезгә төшерәбез, 22-27 август көннәрендә Казанда WorldSkills International эшче һөнәрләр чемпионаты узачак. 60 илдән килгән яшь белгеч 50 компетенция — һөнәр буенча үз осталыкларын күрсәтәчәк. Ярышларның күп өлеше «Казань Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading