16+

Мәктәпләрдә тикшерү эшләре бара

Мәктәпләрдә 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен Бөтенроссия тикшерү эшләре башланды. 19 нчы сентябрьдән 24 нче октябрьгә кадәр мәктәпләрдә 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен Бөтенроссия тикшерү эшләре узачак.

Мәктәпләрдә 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен Бөтенроссия тикшерү эшләре башланды. 19 нчы сентябрьдән 24 нче октябрьгә кадәр мәктәпләрдә 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен Бөтенроссия тикшерү эшләре узачак.

Хәтерләсәгез, ВПР үткәрү 2022 елның языннан яңа уку елы башына күчерелгән иде.

2022 елның язында мәктәпләр тикшерү эшләренең бер өлешен үткәрделәр, аларда 4-8 сыйныфларда якынча 1,5 миллион укучы катнашты. Шул ук фәннәр буенча тикшерү эшләрен көзен кабат язарга кирәкми. Ул башка фәннәрдән алдагы уку елы программасы буенча уздырылачак. Тикшерү имтиханнарында барлыгы 38 мең мәгариф оешмасыннан 7,5 миллионга якын укучы катнашыр дип көтелә.

5-9 сыйныф укучыларының барысы өчен дә рус теле һәм математика фәне буенча язма эшләр мәҗбүри булып тора. 5 нче сыйныфларда шулай ук барлык укучылар да әйләнә-тирә дөнья буенча ВПР, 6 нчы сыйныфларда – биология һәм тарих, 8 нче сыйныфта чит тел буенча язачаклар. 7-9 нчы сыйныф укучылары очраклы сайлау нигезендә тагын ике фән буенча ВПР язачаклар. 7 нче сыйныфларда бу тарих, биология, география һәм җәмгыять белеме буенча ВПР булырга мөмкин. 8 нче сыйныфларда бу фәннәргә физика, 9 нчы сыйныфларда шулай ук химия өстәлә.

Мәктәпләр ВПРны 19 сентябрьдән 24 октябрьгә кадәр теләсә кайсы  көндә үткәрә алалар. ВПР 6 нчы сыйныфларында тарих һәм биология, 7-9 нчы сыйныфларда тарих, биология, география һәм җәмгыять белеме буенча компьютер формасында үткәрелергә мөмкин. ВПРны компьютер яки традицион формада үткәрү турында карарны һәр мәгариф оешмасы мөстәкыйль кабул итә.

ВПРның күпчелек фәннәр буенча үткәрү вакыты бер дәрескә (45 минутка) кадәр кыскартылды. Бу 6-9 нчы сыйныфларда рус теле һәм математика буенча тикшерү эшләреннән һәм 9 нчы сыйныфта химиядән язма эшләргә кагылмый. Бөтенроссия тикшерү эшләрен икенче-дүртенче дәресләрдә үткәрергә киңәш ителә.

Урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары өчен дә Бөтенроссия тикшерү эшләре башланды. Анда көндезге бүлекнең беренче, икенче яки өченче курс студентлары – 4 018 белем бирү оешмасыннан 1,4 миллионга якын студент катнашачак. Аларга рус теле, математика, физика, химия, биология, география, тарих, җәмгыять белеме, чит телләр (инглиз теле, немец теле, француз теле), информатика  кебек сайлап алынган фәннәр буенча профильле эш башкарырга туры киләчәк. Профиль предметлар буенча ВПР 15 сентябрьдән 8 октябрьгә кадәр үткәрелергә тиеш. 
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading