16+

Мәктәптә туклану буенча кайнар линия оештырыла

Татарстан укучыларының сәламәт туклануын оештыру буенча «Хатын-кыз игътибары» кайнар линиясен 2 февральдә үткәрәчәкләр.

Татарстан укучыларының сәламәт туклануын оештыру буенча «Хатын-кыз игътибары» кайнар линиясен 2 февральдә үткәрәчәкләр.

Халыкның сорауларына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы «Мэрхэмэт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты вәкилләре җавап бирәчәк.

Кайнар линиягә 2 февральдә 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр түбәндәге телефоннар буенча шалтыратып була: +7(843)236-00-71 һәм +7(939)345-37-50, дип хәбәр итә оештыручылар. Бу хакта Казан мэриясе яза.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading