16+

Мобилизацияләнгән ирләрнең балалары спорт объектларына бушлай керә ала

Татарстан башкаласында мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә социаль ярдәм күрсәтү чаралары гамәлгә ашырыла башлады.

Татарстан башкаласында мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә социаль ярдәм күрсәтү чаралары гамәлгә ашырыла башлады.

Мәдәният учреждениеләреннән тыш, балалар спорт объектларына да бушлай керә алачак. Программада шәһәрнең 20 спорт комплексы катнаша, дип белдерде Казанның Физик культура һәм спорт комитеты рәисе урынбасары Ришат Ибәтуллин.

«Мобилизациягә эләккән казанлыларның балаларына ярдәм күрсәтү программасы кысаларында бездә ике объект эшләячәк. Алар – «Ак Бүре» спорт комплексы һәм йөзү бассейны. Без, әлбәттә, әлеге программаны хуплыйбыз», - дип искәртте Ибәтуллин.

Аның сүзләренчә, запастан хәрби хезмәткә чакырылучыларның балалары өчен күнегүләр расписаниесе төзелгән инде. Әйтик, «Ак Бүре» тренажерлар залында күнегүләр дүшәмбе һәм шимбә көннәрендә 16.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр узачак. Шул ук вакытта, күнегүләрне тәҗрибәле остазлар үткәрә, алар арасында пауэрлифтинг буенча спорт мастерлыгына кандидат Денис Габдрахманов та бар.

Тренажер залыннан тыш, мобилизациягә эләккән казанлыларның балалары йөзү бассейнына да бушлай керә ала. Күнегүләр атна саен якшәмбе көннәрендә 14.00-19.00 сәгатьләрдә узачак. Йөзәргә өйрәнә генә башлаган балалар өчен күнегүләр – кечкенә, ә йөзү серләренә төшенгән балалар өчен зур бассейнда оештырылачак.

Чыганак - "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading