16+

Мохтаҗларга ярәм итәсегез килсә, шарф бәйләргә килегез!

2 декабрьдә 16.00 сәгатьтә “Казан” милли мәдәният үзәгенә караган Әмир Мәҗитов музеенда “Казан хөрмәсе” проекты хәйрия остаханәсе оештыра.

2 декабрьдә 16.00 сәгатьтә “Казан” милли мәдәният үзәгенә караган Әмир Мәҗитов музеенда “Казан хөрмәсе” проекты хәйрия остаханәсе оештыра.

Әлеге проект йорт-җирсез калган кешеләргә ярдәм йөзеннән Яңа ел бүләкләре – шарфлар бәйләп тапшыра. Күңел җылысын кушып бәйләгән шарфлар бәйрәм вакытында, бигрәк тә Яңа ел чорында, тормышта авыр хәлдә калганнарның бераз булса да күңелен күтәреп җибәрер дигән өметтә волонтерлар.

“Казан хөрмәсе”ндәге утырмалар башкаларга файда китерүдә үз өлешеңне кертергә менә дигән мөмкинлек.

Бу якшәмбедә әлеге остаханәгә тәҗрибәле бәйләүчеләрне, өйрәнчекләрне чакырабыз. Яшь буенча чикләүләр юк. Җеп һәм үз бәйләү әсбапларыгызны алып килү хуплана, - дип хәбәр итә “Казан” милли мәдәният үзәгенең матбугат хезмәте.

Адрес: Дзержинский урамы, 27 йорт, 1 нче кат. Чарага алдан язылу өчен телефон номеры: 264-35-22, 8-9534-00-79-75

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading