16+

Мөселман кешесенә Кыш Бабайдан бүләкләр сорарга ярыймы?

Бу хакта “Газета.Ru”га Мәскәү мөфтие һәм Мәскәү җәмигъ мәчетенең баш имамы Илдар Аляутдинов сөйләгән.

Бу хакта “Газета.Ru”га Мәскәү мөфтие һәм Мәскәү җәмигъ мәчетенең баш имамы Илдар Аляутдинов сөйләгән.

Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, Яңа ел дин тотучылар өчен якын кешеләр белән очрашып вакыт үткәрү чарасы буларак каралырга мөмкин, ә Кыш Бабайга – әкияти персонаж буларак карарга.

«Яңа ел – дөньяви дәүләт бәйрәме: якын кешеләр бер өстәл артына җыелалар, бәйрәм атмосферасы тудыралар, бер-берсенә бүләкләр бирәләр. Бу бәйрәмгә мөнәсәбәт, аны үткәрү вариантлары кебек үк, төрлечә булырга мөмкин. Кыш Бабайга һәм Кар кызына ышанырга, аларга үтенечләр белән мөрәҗәгать итәргә ярамый.

Әгәр дә кеше озакка сузылган бәйрәм көннәрен туганнары һәм якыннары белән очрашып, вакыт үткәрү дип карый икән, яңа календарь елны каршы алуда бернинди дә гаеп юк. Мондый очракта, дини кеше аңлавында, шул исәптән балаларда да, Кыш бабай һәм Кар кызы – әкияти персонажлар гына. Ә ел азагы – йомгаклар ясау һәм үзебез өчен яңа максатлар һәм бурычлар билгеләү мөмкинлеге”, – дигән ул.

Аляутдинов мөселманнар бары тик Аллаһка гына мөрәҗәгать итә ала, дип аңлата. "Дини кеше бу дөньядагы бар нәрсә дә Аллаһы Тәгалә кушуы буенча гына икәнлеген аңлый. Безнең догаларыбыз һәм үтенечләребез бары тик Аңа гына булырга, ә тормыш Аның күрсәтмәләренә нигезләнеп төзелергә тиеш. Чираттагы көнне, атнаны, елны тәмамлап, үткән юлны анализларга кирәк”, - дип ассызыклый ул.

Мөселман елы григориан елыннан 11-12 көнгә кыскарак, чөнки ул ай календарена нигезләнгән. Мөселман Яңа елы мөхәррәм аеның беренче көнендә (мөселман календареның беренче ае) башлана. Христиан илләреннән аермалы буларак, күпчелек ислам илләрендә ел алмашынуы бәйрәм дип саналмый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading