16+

Мошенник Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның әнисен алдаган

Ветераннар оешмалары белән онлайн-очрашу вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров мошенниклар аның әнисеннән алдашу юлы белән 100 мең сум акча алулары турында сөйләгән.

Ветераннар оешмалары белән онлайн-очрашу вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров мошенниклар аның әнисеннән алдашу юлы белән 100 мең сум акча алулары турында сөйләгән.

2014 елда Радий Хәбиров Россия Президенты хакимиятендә эшләгән, ә әнисе Ишембайда яшәгән.

"Төнлә йокларга яттым. Иртән уянсам, карыйм - туганнардан, әнидән 30га якын кабул ителмәгән шалтырату. Туганыма шалтыратам. "Ни булды?" - дип сорыйм. Аның сөйләве буенча, әнигә иртәнге биштә билгесез кеше шалтырата. Тавышы минекенә охшаган. Әмма ул үзен полиция майоры дип таныштыра. "Сезнең улыгыз кеше кыйнаган, аның баш миенә зыян килгән. Мин аны кулга аламмы, сез акча бирәсезме?" Әнинең 200-300 мең сум акчасы булган. Шуларны күтәреп, иртәнге биштә Ишембайда банкомат эзләргә чыгып киткән ул. Сакчы аны туктатырга тырышып караган, ә ул 5 меңлек купюраларны банкоматка этеп төшереп: «Кит, якын килмә, улым бәлага тарыган», – дигән. Шул рәвешле, йөз мең сум акча җибәргән, күз алдына китерәсезме? Ул бик җитди шок кичерде".

Соңрак ул мошенникның төрмәдә утырган булуы ачыклана, шул рәвешле ул үзенә акча эшләп яткан, дип яза “Кызыл таң”.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading