16+

Мошенниклар "путин түләүләре"нә барып җиткән, инде популяр схемалары да аталды

Белгеч мошенникларның "путин түләүләре" белән бәйле популяр схемаларны атады.

Белгеч мошенникларның "путин түләүләре" белән бәйле популяр схемаларны атады.

Искәртеп узабыз, 15 июльдән Россиядә мәктәп укучыларына 10 мең сум түләүләргә ата-аналардан гаризалар кабул ителә башлады. "Путин" түләүләре турында игълан ителгәннән соң, мошенниклар да эшкә керешкән. Бу хакта BI компаниясенең эксперт сервислары блогы директоры Евгений Волошин сөйләде.

Аның сүзләренчә, июльнең беренче яртысында гына 170 ялган сайт ачыкланган, алар дәүләттән акчалата компенсация алуга юнәлтелгән. Быел мондый очраклар әле ачыкланмаган. Волошин билгеләп үткәнчә, мошенникларның урлау өчен берничә схемасы бар. Беренчесе - аларны сайтка мәгьлүматларны керткәндә банк картасы мәгълүматларын урлыйлар. Икенчесе - төрле сылтаулар астында яшеренеп зур булмаган комиссия өчен түләү: валюта конвертациясе, салым, юридик хезмәтләр өчен түләү һ.б. алалар. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading