16+

Мөселман балалары өчен сәламәтләндерү лагерена ташламалы бәядән юлламалар сатыла

Әстерхан өлкәсендә Бөтенроссия мөселман балалары өчен сәламәтләндерү сменасын тәкъдим итү чарасы булган.

Әстерхан өлкәсендә Бөтенроссия мөселман балалары өчен сәламәтләндерү сменасын тәкъдим итү чарасы булган.

Мөселман балалары өчен ял сменасы, Россия Мөфтиләр шурасы  ярдәме белән, 2012 елдан башлап Саратов өлкәсенең Базар-Караболак районында “Зеркальный” балалар ял лагере базасында оештырыла. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәтенә сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итә.

2018 елда башлап, 8 дән 14 яшькә кадәрге балалар өчен, ике смена оештыру планлаштырыла. Лагерьдә 18 июльдән 7 августка кадәр ир балаларны, 9 августтан 29 августка кадәр кыз балаларны кабул итәчәкләр.

1 мартка кадәр юлламалар махсус акция буенча сатыла. Бу вакытта 15 көнлек ял 7 500 сум (ташламаларсыз бәя 14 500 сум), 21 көнлек юллама 13 500 сум (ташламаларсыз бәя 20 350 сум) тора.

2017 елда биредә илнең төрле төбәкләреннән 400 ләп малай һәм кыз ял иткән.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading