16+

Мәскәү-Казан югары тизлекле магистрале 2022 елга кадәр файдалануга тапшырыла

Мәскәү - Казан югары тизлекле магистраль2022 елга кадәр кфайдалануга тапшырылырга мөмкин. Бу хакта ENES-2016 энерго нәтиҗәлелек һәм энергетика үсеше буенча халыкара форумда "Россия тимер юллары" ААҖ президенты Олег Белозеров хәбәр итте, дип яза "Татар-информ" "Новости" РМАга сылтама белән. Компания җитәкчесе әйтүенчә, проект буенча Кытай һәм Европа коллегалары белән фикер алышулар...

Мәскәү - Казан югары тизлекле магистраль2022 елга кадәр кфайдалануга тапшырылырга мөмкин. Бу хакта ENES-2016 энерго нәтиҗәлелек һәм энергетика үсеше буенча халыкара форумда "Россия тимер юллары" ААҖ президенты Олег Белозеров хәбәр итте, дип яза "Татар-информ" "Новости" РМАга сылтама белән.
Компания җитәкчесе әйтүенчә, проект буенча Кытай һәм Европа коллегалары белән фикер алышулар булган. О.Белозеров "2022 елга без Владимир шәһәренә кадәр генә түгел, Казанга да барып җитәчәкбез", - дип белдергән.

Россия тимер юллары президенты сүзләренчә, магистральне эшләү проекты ахырына якынлаша һәм тиздән югары тизлекле магистральнең Мәскәүдән Владимирга кадәр өлеше проекты Баш дәүләт экспертизасына тапшыралачак.

Элегрәк магистральләр төзү ике этапка бүленеп эшләнәчәк дип хәбәр ителгән иде. Беренче этапта Мәскәү - Владимир һәм Владимир - Түбән Новгород өлешләрендә, икенче этапта Түбән Новгород - Чабаксар һәм Чабаксар - Казан өлешләрендә төзелеш алып барылачак. Югары тизлекле поездлар өчен юллар 2018 елда тестлы кулланышка кертелер дип фаразланган иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading