16+

Мәскәү-Казан югары тизлекле магистрален өч елда өлгертергә җыеналар

Россия тимер юллары Мәскәү-Казан югары тизлекле магистральне өч елда төзергә өметләнә.

Россия тимер юллары Мәскәү-Казан югары тизлекле магистральне өч елда төзергә өметләнә.

Бу хакта Россия тимер юлларының беренче вице-президенты Александр Мишарин хәбәр итте, дип яза «Rambler News Service».

"Бу 2020 елда пассажирлар Мәскәү-Казан югары тизлекле магистрале буенча хәрәкәт итүен аңлата. Бу проектны тормышка ашыру өчен бик кыска вакыт. Хәзер без, план буенча аны тормышка ашыра башлауга күчеп, быел проектны тапшырырга тиеш һәм безнең төзелешкә өч елдан артык вакыт кала", - дигән Мишарин. Аның сүзләренчә, 2018 елда тәҗрибәле полигон төзергә кирәк. 2019 елда күчмә составны сертификацияләү буенча эшләргә керешергә планлаштыралар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading