16+

Мәскәүдә «Моабит дәфтәрләре»н күрсәтәчәкләр 

21 гыйнварда Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» тәкъдим ителәчәк. Бу экспонат Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм музыка» II Халыкара музыкаль-шигъри фестивале кысаларында узачак.

21 гыйнварда Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» тәкъдим ителәчәк. Бу экспонат Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм музыка» II Халыкара музыкаль-шигъри фестивале кысаларында узачак.

Фестиваль «Арт-линия» Россия сәнгатькә ярдәм фонды тарафыннан Татарстан Хөкүмәте катнашында үткәрелә. Фондның иҗат коллективын Җәлилнең оныгы, пианист һәм педагог Татьяна Малышева җитәкли. Фестивальдә Россиядән һәм чит илләрдән 7-18 яшьлек музыкантлар һәм укучылар катнаша. «Шагыйрь һәм музыка» фестивале концертлары гыйнвар-февраль айларында узачак. 21 гыйнварда Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендәге кичәдә исә «Моабит дәфтәрләре»нең күчермәсе күрсәтеләчәк. «Моабит дәфтәрләре» – дөньякүләм танылган Муса Җәлилнең шигырьләре циклы, ватанпәрвәрлек һәм батырлык символы. Герой шагыйрь аларны 1942-1944 елларда әсирлектә язган. 

Кечкенә дәфтәрләр төрле кәгазь кисәкләреннән тегелгән. Беренче дәфтәрдә гарәп графикасы белән язылган 60, икенчесендә исә 50 латин язуындагы шигырь тупланган. Шуларның 19ы кабатланып килә. Циклда барлыгы 91 шигырь һәм 3 фрагмент татар телендә бар. Җәлилнең камерадашлары аша әлеге реликвияләр СССРга эләккән. Беренче дәфтәрне 1946 елда Казанга Габбас Шәриповтан алган Нигъмәт Терегулов алып килә. Икенчесен 1947 елда Брюссельдә совет илчелегенә Бельгия патриоты Андре Тиммерманс тапшыра. “Моабит” циклы Илья Френкель тәрҗемәсендә беренче тапкыр 1953 елның 25 апрелендә баш мөхәррир Константин Симонов ярдәмендә «Литературная газета» да басыла. 1957 елда Җәлил бу шигырьләр өчен үлгәннән соң Ленин премиясенә лаек була.

Цикл дөньяның 50 дән артык теленә тәрҗемә ителгән. “Моабит дәфтәрләре”нең төп нөсхәләре Татарстан Милли музее фондларында саклана. Билгеле булганча, ул елга бер тапкыр – 15 февральдә Муса Җәлилнең туган көнендә генә күрсәтелә. 


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading