16+

Мәскәүдә Тукайның уникаль җыентыгын тәкъдир итәләр

2021 елның 15 декабрендә «Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре» китабын тәкъдим итү кичәсе оештырыла.

2021 елның 15 декабрендә «Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре» китабын тәкъдим итү кичәсе оештырыла.

Чара Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына, татар әдәбияты классигы Г. Тукайның  тууына 135 ел тулуга багышлана.

Быел гына Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән “Г. Тукай мәҗмугаи асаре” – шагыйрьнең 1914 һәм 1918 елларда Казанда нәшер ителгән, ә 1933 елда Токиода басылып чыккан китабының бүгенге татар алфавитындагы, ягъни кириллицадагы беренче басмасы. Китапта, Г. Тукайның үз сүзләре белән әйткәндә, “үзе халкына калдырырга теләгән әсәрләре” генә тупланган.

Басма кереш мәкаләдән, 1914 елгы китапның үзгәрешсез кириллицага күчерелгән вариантыннан, аңлатмалар һәм искәрмәләр өлешеннән гыйбарәт.
Кереш өлешендә Г. Тукайның китапны әзерләү тарихы, бу хакта чордашларының истәлекләре, ХХ гасыр башы газеталарында әлеге җыентык турындагы реклама текстлары, берничә төрле сыйфат белән әзерләнеп төрле бәядән сатылу тарихы, беренче иллюстрацияләр, фотолар һ.б. хакында кызыклы материаллар тәкъдим ителә.

“Г. Тукай мәҗмугаи асаре”нең (2021)  идея авторы, төзүчесе, кереш сүз, искәрмәләр һәм аңлатмалар  авторы – Г.Тукай әдәби музее директоры, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Фәрдин кызы Төхвәтова. Бөек татар классигы Габдулла Тукайның талантын һәм иҗатын яратучылар чакырыла. Махсус Татар китап нәшрияты вәкилләре чакырылган.

Презентациядә катнашу өчен +7 (495) 51-87-59 телефоны буенча яки сылтама буенча теркәлү кирәк https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSds-rso2x2OP5JvNefz_6ZggVKqwOxLcLq0h_uor81bMsU-gg/viewform

Адрес: Кече Татар тыкрыгы, 8 йорт, Мәскәү Татар мәдәни үзәге (китапханә).

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading