16+

Мультфильм тарихны өйрәтә

Балалар әкиятләрне аларда яхшылыкның яманны җиңгәне өчен яраталардыр, мөгаен. Әкият геройлары нинди генә кыен хәлләргә тарымасыннар, барыбер исән калалар, ахырда гаделлек тантана итә.

Балалар әкиятләрне аларда яхшылыкның яманны җиңгәне өчен яраталардыр, мөгаен. Әкият геройлары нинди генә кыен хәлләргә тарымасыннар, барыбер исән калалар, ахырда гаделлек тантана итә.

Әкиятләргә нигезләнеп эшләнгән мульт­фильмнарда да шулай. Күптән түгел генә башкалабызның «Родина» кинотеатрында күрсәтелгән «Мирас угы» сериалының «Кубрат улы - Котраг» сериясен карарга килгән 55нче мәктәп укучылары да экранда шул хакыйкатькә кабат инандылар.

«Татармультфильм» студиясе хез­мәткәрләре балалар тарихыбызны өйрәнсен, белсен өчен күп көч куйганнар. Заман таләпләрен, балаларның психологик яшь үзенчәлекләрен истә тотып иҗат иткәннәр. Төп геройлар: яшьтәшләре Зөләйха һәм Роман белән бергәләп, нәни тамашачылар республикабызның күп кенә тарихи урыннарында: Алабугадагы «Шайтан шәһәрчеге», Елантау, Болгар һәм Казан Кремлендә «йөреп», тарих һәм география буенча белемнәрен шактый баеттылар. Тарихи ядкарьләргә бик сак карарга кирәклеген дә аңлаганнардыр, шәт. Фильм тәмамланып, залда ут кабынгач та, вакыйгалар тәэсиреннән аерылырга теләмәгән яшь тамашачылар очрашуга килгән «Татармультфильм» студиясе хезмәткәрләреннән, озакка сузмыйча, сериалның дәвамын эшләүләрен сорадылар.

Форсаттан файдаланып, мин дә «Татармультфильм студиясе директоры Азат Ганиевтан, сериал озак эшләндеме, ни өчен баш геройлар Зөләйха белән Роман исемле, Зөләйха белән Таһирны белә идек бит без, дип сорадым.
Танылган тарихчылар, рәссамнар, психологлар белән бергәләп, 2015 ел буе эшләдек. Зөләйха белән Романга килгәндә, республикабыз күпмилләтле. Татар халкы гына түгел, башка милләт балалары да тарих белән кызыксынырга, белергә тиеш дигән фикерне алга сөрдек. Тагын шунысы, Мультимания каналы яңа серияне күрсәтергә теләвен белдерде, - диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading