16+

"Мунча ташы" театры автобусы юл кырыена төшеп киткән

Бу хакта безгә Мамадыштан кайтып килүче көрәшчеләр хәбәр итте.

Бу хакта безгә Мамадыштан кайтып килүче көрәшчеләр хәбәр итте.

Ульяновск өлкәсендә автобус юл кырыена төшеп китеп ауган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, ун кеше зыян күргән. Бу хакта төбәк хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәренә сылтама белән "Интерфакс" хәбәр итә дип яза  "Татар-информ".

Авария 29 февральдә «Солдатская Ташла — Кузоватово» автомобиль юлында булган: шофер идарәне югалту нәтиҗәсендә автобус юл кырыена төшеп китеп, ауган. Анда Яңа Спас районыннан «Нефтьче» футбол командасыннан 26 бала һәм 3 тренер булган. Өч бала хастаханәгә салынган, аларның берсе авыр хәлдә.

Шулай ук бүген Мамадыштан кайтып килүче көрәшчеләр "Шәһри Казан" хәбәрчесенә Мамадыш юлында "Мунча ташы" эстрада театры автобусының юл кырыена төшеп киткәне турында хәбәр иттеләр. Әлегә төгәл мәгълүмат юк, шулай да без элемтәгә чыккан театр вәкиле "әллә ни зур авария түгел" дип искәртте.

Фото: vk.com

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading