16+

Мунчада ике кеше янып үлгән, тикшерү бара

Хокук сакчылары 4 октябрь көнне Яшел Үзән районының Новониколаевск бистәсендә кеше үлеменә китергән янгынның яңа нечкәлекләрен ачыкладылар.

Хокук сакчылары 4 октябрь көнне Яшел Үзән районының Новониколаевск бистәсендә кеше үлеменә китергән янгынның яңа нечкәлекләрен ачыкладылар.

Мунча эчендә 36 яшьлек ир-ат һәм 32 яшьлек хатын-кызның мәетләре табылган.

"Вакыйга урынын тикшерү барышында мунча ишегенең тышкы яктан лом белән ябылганлыгы ачыкланды. Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять кодексының 105 маддәсенең 2 нче өлеше (ике яки аннан күбрәк кешене үтерү) буенча җинаять эше кузгатылган, - дип хәбәр итә Татарстан буенча Тикшерү комитеты идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
Фаҗиганең барлык детальләре ачыклана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading