16+

Муса Җәлилнең кызы: «Казанда соңгы тапкыр әтиемне күрдем һәм аның белән саубуллаштым»

Бүген Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне булып узды.

Муса Җәлилнең кызы: «Казанда соңгы тапкыр әтиемне күрдем һәм аның белән саубуллаштым»

Бүген Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне булып узды.

Ул Муса Җәлил һәйкәле янында “Үлемгә һәм үлемсезлеккә” дип аталган театраль тамаша белән үрелеп барды. Чарага Муса Җәлилнең кызы – Чулпан Җәлилова да килгән иде, дип хәбәр итә "Татар-информ".


Чараның кульминацион өлешендә Муса Җәлилнең кызы – Чулпан Җәлилова үзенең истәлекләре белән уртаклашты. “Минем әтием вафат булган көннән инде күп еллар узган. Тик бу көнне минем һәрвакыт йөрәгем сыкрый. Мин әле дә Плетцензее төрмәсендә 11 геройларыбызны күз алдыма китерәм. Алар соңгы көннәрендә дә батыр булып кала белгән, тыныч кына татар җырларын җырлаганнар.

Мин һәр елны хәтер көнен гаиләм белән Казанда үткәрәм. Монда мин чын-чынлап геройларыбызны искә алам, күп кешеләр белән аралашам, алардан җылы көч алам. Әле дә хәтерлим, Казанда соңгы тапкыр әтиемне күрдем һәм аның белән саубуллаштым”, - дигән ул.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading