16+

Наркотикларны эш ярдәмендә оныттырачаклар

Казанда наркоманнарны тернәкләндерү буенча уникаль проект – ресоциализация программасы эшләп килә.

Казанда наркоманнарны тернәкләндерү буенча уникаль проект – ресоциализация программасы эшләп килә.

Исеме катлаулы яңгыраса да, программа кысаларында шактый зур, кирәкле эш башкарыла. Наркотикларга бәйле кешеләрне хезмәткә тартып тормышка кайтаралар, алар белән  психологлар, табиблар эшли. Әлеге программа турында тулырак наркологлар Казанда узган бөтенроссия фәнни гамәли конференциядә сөйләштеләр.

Фәнни конференциядә Нидерланд, Чехия, Португалия һәм башка чит илләрдән, Россиянең төрле төбәкләреннән галимнәр, белгечләр катнашты. Россиядә беренчеләрдән булып тормышка ашырыла башлаган безнең республикадагы бу уникаль проект күпләрдә кызыксыну уятты.

Республика наркология диспансерының медицина тернәкләндерү эшләре буенча баш табиб урынбасары Илдар Таҗетдинов әйтүенчә, наркотикларга бәйлелекне дәвалау берничә этаптан тора. Башта организмнан наркотик матдәләрне чыгарырга кирәк, кешене дәваланырга күндерәләр, аннары авыру психотерапия курслары уза. Соңгы этап – иң мөһиме. Бу вакытта кеше яңа тормыш башлый, аның бәйлелектән тулысынча арынган булуы кирәк. Мондый кешеләргә җиңел түгел. Аларның үткәнендәге “кара таплар” эшкә урнашканда, торак сатып алганда каршылыклар китереп чыгарырга мөмкин. Уңышсызлыкка очрагач, кешенең кабат наркотикларга үрелүе бар. Нәкъ менә шул вакытларда ресоциализация фонды ярдәмгә килә.

Дамир да яңа тормышка кайтуында фондның роле зур булды дип саный. 1990 елларда ул төнге клубларның берсендә дусларына ияреп наркотик кулланып караган. Башта гади порошок формаларын иснәгән, соңыннан “энәгә үк утырган”. Ике ел элек аның тормышы үзгәргән. Ул эшкә урнашкан. “Төрле чаклар булды, үземә кул да салырга теләдем, берничә тапкыр вак- төяк урлаулар өчен төрмәдә утырып чыктым. Хатыным ташлады, туганнарым да кырын карый башладылар. Шөкер, язмыш мине яхшы кешеләр белән очраштырды. Танышларым мине наркотиклардан дәвалану үзәгенә алып килде”, – дип сөйли Дамир. Тернәкләнү курсларының соңгы этабында Дамир кебекләрне төрле заводларга эшкә җибәрәләр.

Татарстанның ресоциализация программасы – шәхси оешма белән дәүләт арасындагы парнерлык үрнәге. Республика наркология диспансеры металл эшкәртү, тегү, буяу предприятеләре өлкәсендә эш белән тәэмин итә торган шәхси холдинг белән хезмәттәшлек итә. Ресоциализация программасы буенча фонд хезмәткәрләре менә инде өч елдан артык элеккеге наркоманнарны төрле җитештерү предприятиеләренә эшкә урнаштыралар, аларны укыту, тормышка яраклаштыру белән шөгыльләнәләр. Халыкара фәнни наркология үзәге директоры, медицина фәннәре докторы, профессор Татьяна Клименко бу модельне уникаль дип саный. Һәм аны илнең башка төбәкләрендә дә булдырырга кирәк, ди. Сүз уңаеннан, конференциядән соң, Мари Эл республикасы Татарстан үрнәгендә үзләрендә шундый фонд булдырырга теләк белдергән.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading