16+

«Наркотикларсыз тормыш» акциясе башланды

26 майдан 27 июньгә кадәр Татарстанда «Наркотикларсыз тормыш» республика акциясе уза. Аны Татарстанның Наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышында Халыкара наркотик чараларга каршы көрәш көне уңаеннан оештырырга карар кылынган иде.

Акциянең максаты – җәмгыятьтә наркомания күренешләре таралуга, наркоҗинаятьчелеккә каршы тору мәсьәләләрендә дәүләт хакимияте, җирле үзидарә, хокук саклау органнары һәм гражданнарның көчләрен берләштерү. Акция кысаларында төрле чаралар үткәреләчәк, профилактик рейдлар, халык белән очрашулар, «ышаныч телефоны» оештырылачак. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы республика халкын «Наркотикларсыз тормыш» акциясендә актив катнашырга чакыра. Наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле фактлар ачыкланса, «02» телефонына, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының «ышаныч телефоны»на – 8 (843)291-20-02 шалтыратып хәбәр итәргә яки яшәү урыны буенча полиция бүлегенең кизү частена мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading