16+

Наталья Ищенко алтын медаль яулады

Соло төренең ирекле программасында Наталья Ищенко алтын медаль яулады.

Наталья Ищенко алтын медаль яулады

Соло төренең ирекле программасында Наталья Ищенко алтын медаль яулады.

Икенче урында - Кытай спортчысы Хуан Сюэчень. Бронза медальгә исә Испаниядән Она Карбонель лаек булды. Хөкемдарлар Наталья Ищенконың чыгышын 97,2 балл белән бәяләде. Бу - югары күрсәткеч. Наталья Ищенконың тренеры Татьяна Данченко әйтүенчә, синхрон йөзүчеләрнең мондый югары баллга ирешкәннәре булмаган әле. Наталья исә декрет ялыннан соң спортка кайтты.

- Озак вакытлы ялдан соң элеккеге дәрәҗәгә күтәрелә алуыма чиксез сөенәм, - диде Наталья үзе. Бу - спортчының әлеге чемпионаттагы икенче алтын медале.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading