16+

Балконнан кызын аткан хатын исерек фахишә булган?

Хокук саклау органнарындагы чыганак сүзләренчә, шикләнелүче Димитровградтан күченеп килгән, интим-хезмәтләр күрсәтү белән шөгыльләнгән һәм салгаларга яраткан. Хәзер тикшерүчеләр әлеге хәлнең нечкәлекләрен ачыклау өстендә эшли.

Хокук саклау органнарындагы чыганак сүзләренчә, шикләнелүче Димитровградтан күченеп килгән, интим-хезмәтләр күрсәтү белән шөгыльләнгән һәм салгаларга яраткан. Хәзер тикшерүчеләр әлеге хәлнең нечкәлекләрен ачыклау өстендә эшли.

8 июньдә, Самараның Октябрьский районындагы йорт ишегалдында 3 яшьлек кыз һәлак булган. Беренчел версия буенча, 23 яшьлек хатын өч яшьлек кызын алтынчы каттан җиргә төшереп җибәргән.

- Хатын үзенең баласын майкасыннан тотып, балконнан аска таба каратып торган, янәсе, шул рәвешле тәрбияләргә булган. Кыз баланың "әни, мин куркам, куркам, куркам" дигәне ишетелеп тора. Кызганыч, баланың майкасы ертылып китә һәм бала җиргә төшеп, урында ук һәлак була. Барысын да камералар аша күрдек, - дип сөйләгән журналистларга шул фаҗигане күзәтеп торган ир.

Һәлакәттә шикләнелүче Аннага 23 яшь. Кыз күрше Ульяновск өлкәсеннән - Димитровградтан күченеп килгән. Баласын ул үзе генә тәрбияләгән.
Җирле социаль-демографик сәясәт министрлыгында ачыклауларынча, Самара өлкәсе территориясендә яшь әни яшәү урыны буенча теркәлмәгән, учетта тормаган. Шул ук вакытта хокук саклау органнарындагы чыганаклар сөйләгәнчә, Анна интим-хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнгән. Полиция шулай ук әлеге версияне дә тикшерә. Моннан тыш, аны еш кына сәер компанияләрдә һәм исерек хәлдә күргәннәр.

- Подъезд камераларына ул һәлакәткә кадәр 10 минут кала эләккән. Аның исерек килеш ишекне ачуы күренеп тора, - дип билгеләп үтә хатынның күршесе.
Бала балконнан аска таба торган вакытта бөтен ишегалдына "әни, мин куркам!" дип кычкырган, ләкин, шаһитлар сүзләренчә, әнисе моңа игьтибар итмәгән. Сабый җиргә егылып төшкәннән соң ук ул һәлак булган кызының гәүдәсе артыннан урамга йөгереп чыккан һәм аны өенә алып кергән. Подъездда кан эзләре калган.
Йортта яшәүчеләр полициягә мөрәҗәгать иткән. Хокук сакчылары шикләнелүчене тиз тапканнар һәм тоткарлаганнар.

- РФ ҖК 105 нче маддәсенең 2 нче бүлеге (кечкенә яшьтәге баланы үтерү) нигезендә җинаять эше кузгатылган. Хәзер аны кулга алу мәсьәләсе хәл ителә, - дип хәбәр иткәннәр Россия Тикшерү комитетының Самара өлкәсе буенча Тикшерү идарәсендә.
Искәртеп узабыз, Россия Президенты Владимир Путин сентябрьгә кадәр балалар өстәмә түләүләр вәгъдә итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Күпме шаһитлар, сәер компанияләр, күршеләр исерек килеш күргән, ник шулкадәр битараф булырга, ник беркая да беркем дә хәбәр итмәгән. Ни мәгънә ул хатын турында нидер белешү, сөйләшү, баланың гомере өзелгәч

    Мөһим

    loading