16+

Нигә битлексез йөрисез?

Март аенда Казанның җәмәгать транспортында битлексез 2063 пассажир ачыкланган. Бу хакта Казан мэриясе яза.

Март аенда Казанның җәмәгать транспортында битлексез 2063 пассажир ачыкланган. Бу хакта Казан мэриясе яза.

Профилактик рейдлар автобусларда, трамвайларда, троллейбусларда һәм метро станцияләрендә узган.

Барлыгы 1 марттан 8 мартка кадәр 83 контроль ноктада 2 мең 856 берәмлек җәмәгать транспорты тикшерелде. Кисәтү ясаганнан соң, шәхси саклану чараларыннан башка булган барлык пассажирлар да битлек кигән.

Тикшерүне Транспорт комитеты хезмәткәрләре, «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесенең контроль-ревизорлык хезмәте һәм транспорт предприятиеләренең контроль-ревизорлык хезмәтләре үткәрде.

Профилактик рейдлар дәвам итә, дип хәбәр ителә шәһәрнең транспорт сайтында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading