16+

Ноябрьдә кайбер өлкәләрдә эшләүчеләрнең пенсияләре артачак

Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Билгеле бер стага ия булган күмер сәнәгате хезмәткәрләренең һәм гражданнар авиациясе һава судноларының очу экипажлары әгъзаларының, шулай ук октябрьдә 80 яш тулган пенсионерларның пенсияләре ноябрьдән артачак, дип сөйләгщн Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең хезмәт хокукы буенча белгече Линда Рыжих

"1 ноябрьдән күмер сәнәгате хезмәткәрләренә һәм гражданнар авиациясе һава судноларының очу экипажлары әгъзаларына карата, аларның эш стажы ир-атлар өчен 25 елдан да ким булмаган һәм хатын-кызлар өчен 20 ел тәшкил иткән очракта, пенсиягә өстәмә түләүләр яңадан исәпләнәчәк һәм яңартылачак. Сәламәтлеге белән бәйле проблемалар килеп туган очракта хезмәт эшчәнлеге туктатылган икән, таләп ителгән хезмәт еллары биш елга кими", - дигән Рыжих.
Аның мәгълүматлары буенча, октябрьдә 80 яшь тулган гражданнарны да пенсиягә өстәмә түләү көтелә. 1 ноябрьдән алар яше өчен өстәмә түләү алачак, иминият пенсиясенә билгеләнгән түләү ике тапкырга артачак.

"2024 елда картлык буенча иминият пенсиясенә билгеләнгән айлык түләү 8134,88 сум тәшкил итә. Шулай итеп, 80 яшькә җиткән пенсионерларга аена 16269,76 сум түләнәчәк. Район коэффициенты әһәмиятенә карап, Ерак Төньякта яшәүчеләр өчен бу сумманың өстәмә артуы да мөмкин", - дип ачыклык кертте эксперт.
Октябрьдә эшләүдән туктаячак пенсионерларның пенсияләре дә индексацияләнәчәк, дип өстәде Рыжих.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Авылда номер буе сыер савып тракторда эшлэгэн кешелэрнеке нишлэп кутэрелми?

    Мөһим

    loading