16+

Нәүрүз бәйрәмендә пылау фестивале үткәрелә

Мәскәүдә Нәүрүз бәйрәменә пылау фестивале үткәрәчәкләр. Чара 25 март көнне Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә «Нәүрүз-2018» гомумшәһәр бәйрәме кысаларында оештырыла.

Мәскәүдә Нәүрүз бәйрәменә пылау фестивале үткәрәчәкләр. Чара 25 март көнне Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә «Нәүрүз-2018» гомумшәһәр бәйрәме кысаларында оештырыла.

Фестивальдә милли аш-су рестораннарында эшләүче шеф-пешекчеләр ярышачак. Кунаклар игътибарына шулай ук көмеш бизәнү әйберләре, күннән тегелгән милли аяк киемнәре, кием-салым, савыт-саба, сөлге һәм ашъяулыклар, төрле сувенирлар тәкъдим ителәчәк. Бәйрәмнең төп сәхнәсендә Татарстанны җырчы Марсель Вәгыйзов һәм «Сәйдәш» бию ансамбле тәкъдим итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading