16+

Нурбәк Батулла Казандагы театрларның берсенә баш балетмейстр итеп билгеләнде

Шушы көннәрдә Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры яңа артистка баеды. Бу хакта үзенең социаль челтәр битендә театрның баш режиссеры Ренат Аюпов хәбәр итә.

Шушы көннәрдә Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры яңа артистка баеды. Бу хакта үзенең социаль челтәр битендә театрның баш режиссеры Ренат Аюпов хәбәр итә.

Нурбәк Батулла - Казан хореографик училищын тәмамлап, Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрының балет труппасында өч сезон хезмәт куйган.

2010 елда Санкт-Петербургка китеп, Римский-Корсаков исемендәге консерваториядә балетмейстрлыкка һәм театраль мәдәният академиясендә театр һәм кино актерына укыган. ТЮЗда Батулла баш балетмейстр-куючы булып хезмәт итәчәк, дип хәбәр итә matbugat.ru театр сайтына сылтама белән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading