Нурлат үзәк район хастаханәсендә 2013 нче елгы баланың үлеме буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары җинаять эше кузгаткан.
31 июль көнне Нурлат үзәк район хастаханәсенә тән температурасы югары булган 2,5 яшьлек бала китерелә. Кызчыкка үтә көчле тын юллары инфекциясе (ОРВИ), нейротоксикоз, яман сыйфатлы гипотермия, фаринготрахеит, тимер җитешмәү анемиясе кебек диагнозлар куела. 2 август иртәсендә бала җан бирә. Тикшерүчеләр тарафыннан бу факт буенча Россия Җинаять кодексының 109 нчы маддәсенең 2 нче часте (саксызлык аркасында үлемгә китерү) буенча җинаять эше ачылган, дип яза http://tat.tatar-inform.ru
Тикшерү фаразлаганча, баланың үлеменә хастаханәдә эшләүче табибларның эшен тиешенчә башкармавы, ваемсызлыгы сәбәп булган. Хәзер шушы фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре үткәрелә. Якын арада тикшерүчеләр кирәкле экспертизалар билгеләргә җыена. Җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә. Бу хакта Россия ТКның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итә.
Комментарийлар