16+

Нурлаттагы газ шартлау турында: «Өстемә түшәмнең килеп төшүен аңладым»

Нурлатта күпфатирлы йорттагы шартлау белән бәйле тикшерү дәвам итә.

Нурлатта күпфатирлы йорттагы шартлау белән бәйле тикшерү дәвам итә.

Унөч яшьлек Екатерина Павлова әнисе белән йокларга ятарга җыенган.

"Бүлмәгә кердем, әни кухняда иде. Телефонны кулыма алдым һәм минем өстемә нәрсәдер килеп төште. Мин әнигә ярдәм сорап кычкыра башладым, әни: "Кызым, кызым!" - дип кычкырды». Аннары мине дүрт кеше өстерәп чыгарды. Шулай итеп өстемә түшәмнең килеп төшүен аңладым. Әнием белән бергә безне «Ашыгыч ярдәм» машинасында хастаханәгә алып киттеләр", - дип сөйләгән кыз "Нурлат информ" басмасы журналистларына.«Я поняла, что на меня обрушилась стена»

7 апрель иртәсендә әниле–кызлы район хастаханәсеннән өйләренә чыгарылган. Аларның хәле канәгатьләнерлек. Алар әле дә шок хәлендә. Зыян күрүчеләр белән психологлар эшли. Екатерина укыган мәктәп директоры хәбәр иткәнчә, кызга психологик ярдәм уку вакытында да күрсәтеләчәк. Хәзер ул әнисе белән күрше йортта яшәүче әбисендә яши.

Газ шартлауда зыян күрүчеләр белән Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев та очрашкан. 

"Хәзер зыян күргән объектта Россия Тикшерү комитеты хезмәткәрләре эшли, материал дәлилләре, объект үзе өйрәнелә. Шулай ук Татарстан Төзелеш министрлыгы вәкилләре, торак йортның җимерелү дәрәҗәсен билгеләүче эксперт оешмалары да килде. Шуннан соң гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре хәрәбәләрне сүтү эшен дәвам итәчәк, аннары район хезмәтләре, төзүчеләр йортның җимерелгән өлешен сүтә башлаячак. Барлык хезмәтләр дә гадәттән тыш хәл режимында эшли. 8 апрельдән зыян күрүчеләрнең гаиләләрен шәһәрдәге резерв фатирларга күчерәчәкбез. Беркем дә йортсыз калмаячак. Хәзерге вакытта теләүчеләр «Ледок» спорт мәктәбенең кунакханәсендә урнаша ала, анда яшәү өчен урын, туклану оештырылган. Минемчә, гадәттән тыш хәлләрне тиз арада җиңеп чыгачакбыз һәм кешеләрне торак белән тәэмин итәчәкбез», – диде Нурлат районы башлыгы.


Язмага реакция белдерегез

1

0

5

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading