16+

Оборона министрлыгы мобилизациягә кагылышлы канун кертергә тәкъдим итә

Россия Оборона министрлыгы барлык контрактчылар өчен мобилизация чорында хезмәт итүнең бердәм чик яшен билгеләргә тәкъдим итә.

Россия Оборона министрлыгы барлык контрактчылар өчен мобилизация чорында хезмәт итүнең бердәм чик яшен билгеләргә тәкъдим итә.

Федераль канун проекты regulation.gov.ru порталында бастырылган. Хәрби хезмәттә булуның чик яше генерал-полковникка кадәр барлык югары чиндагы офицерлар өчен 70 яшь, башка хәрби дәрәҗәгә ия булганнар өчен 65 яшь тәшкил итәчәк.

Хәзерге вакытта канун дәрәҗәсендә мобилизация, хәрби хәл яки сугыш вакытында хезмәт итүнең чик яшен билгеләүче норма 2023 елның 24 июненә кадәр контрактлар төзегән хәрбиләр өчен теркәлмәгән. 

Канун проекты 2022 елның 24 февралендә барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләрен җәелдерергә тиеш.

"Канун проектын кабул итү Россия Федерациясе Кораллы көчләрен кирәкле дәрәҗәдә комплектлауны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, шул ук вакытта махсус хәрби операция чорында хәрби частьләрнең хәрби әзерлеге һәм хәрби сәләтлелеге дәрәҗәсен киметүгә юл куелмаячак", - диелә закон проектына бирелгән аңлатма язуында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading