16+

Өеңдә салкын булса — “жалоба” бир!

Бүгеннән алып республикада 2021-2022 елларда җылыту сезоны темасына кагылышлы сораштыру башланды.

Бүгеннән алып республикада 2021-2022 елларда җылыту сезоны темасына кагылышлы сораштыру башланды.

Проект “Татарстанның торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә Төбәк иҗтимагый контроль үзәге” ассоциациясе  тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Аның төп темалары –  йорттагы исәпләү җиһазлары, җылылык торбаларының нинди хәлдә булуы, җылылык белән тәэмин итү сыйфаты, температура режимы, һава торышын җайга салу төеннәре, түләү ысуллары һ.б.

Сораштыру нәтиҗәләре буенча җыелган барлык мәгълүмат республиканың хакимият органнарына һәм профильле министрлыкларына, ведомстволарына җиткереләчәк.

Ассоциациянең башкарма директоры, Дмитрий Романов җылылык сезонын яңартып булмыймы дигән сорауга җавап та бирде.

“Җылылык бирү өчен билгеле бер шартлар бар. Җылылык бирү сезонын башлау һәм тәмамлау турында карарны җирле үзидарә органнары кабул итә. Бүген урамда салкын, шуңа күрә халык та өшибез дип зарлана. Урамда җылы булганда, кешеләр җылы бирүне туктатуны сорый. Бу мәсьәләдә һәрвакыт алтын урталык табып булмый”, – ди Дмитрий әфәнде. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading