16+

Өендә бикләнеп калган хатынга ярдәм кирәк булган

Әлеге хәл Кукмарада Тимер юл урамында килеп чыга. Олы яшьтәге ханым бер ялгызы фатирында бикләнеп калган. Бу хакта Кукмара районының 117 янгын-коткару бүлеге хәбәр итә.

Әлеге хәл Кукмарада Тимер юл урамында килеп чыга. Олы яшьтәге ханым бер ялгызы фатирында бикләнеп калган. Бу хакта Кукмара районының 117 янгын-коткару бүлеге хәбәр итә.

“19 июльдә 20 сәгать 50 минутта янгын сүндерү-коткару часте телефонына Кукмара районы буенча полиция бүлегеннән шалтырату керде. Алар хәбәр иткәнчә, бер хатын өендә ябылып калган һәм кинәт кенә хәле начарайган”, - диелә Кукмара янгын-коткару бүлегендә.
Коткаручылар тиз арада килеп җитеп, ишекне махсус кискеч (бензорез) белән кисеп фатирны ачканнар, ә хәле начарайган ханымны ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегенә озатканнар.

Фото: http://kukmor-rt.ru

18 нче июль көнне Сосна плотинасында кичке якта Балтач бистәсе кешесе суга батып үлә. 18 нче июль көнне, су коенырга ярамаган урында, Сосна плотинасында өйләдән соң, кичке якта Балтач бистәсе кешесе, икенче ярга йөзеп чыгам, дип төпкә китә. Озак вакыт эзләгәннән соң, аның гәүдәсен Гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре табып алалар. Суларда сак булсак иде!
Тулырак: http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/su-zene-korbannaryn-aluyn-dvam-it

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading