16+

Олег Газмановның улы әтисенең фамилиясеннән баш тарткан

Олег Газмановның улы “йолдызлы” фамилиядән баш тарткан. 26 яшьлек Филипп хәзер Газманов түгел, ә – Муравьев. Ул әнисенең кыз фамилиясен алырга булган, дип яза “Комсомольская правда”.

Олег Газмановның улы “йолдызлы” фамилиядән баш тарткан. 26 яшьлек Филипп хәзер Газманов түгел, ә – Муравьев. Ул әнисенең кыз фамилиясен алырга булган, дип яза “Комсомольская правда”.

Филипп - Марина Газманованың беренче никахыннан туган улы. Олег Газманов аны уллыкка алып, үз улы кебек үстергән. Филипп үз биологик әтисенең фамилиясен алмаган. Газманов булачак хатыны Марина белән ул Вячеслав Мавродида кияүдә була. Вячеслав – "МММ"га нигез салучы Сергей Мавродиның энесе. 
Сүз уңаеннан, Филипп фамилиясен икенче тапкыр үзгәртә. Ул тугач та, Мавроди була. Ә 7 яшендә фамилиясе Газмановка үзгәрә. 
Бу юлы Филипп фамилиясен икътисади сәбәпләр буенча алыштырырга карар кылган, диләр. 2022 елда Олег Газмановны Евросоюзның санкцион исемлегенә кертәләр, ә бу Филиппның эшчәнлегендә тискәре чагылыш табарга мөмкин. Яшь эшкуарның логистик компаниясе бар. Ул йөк ташулар белән шөгыльләнә, предприятиенең табышы инде миллиард сумнан артык тәшкил иткән. Филипп компаниясен, 600 миллион сум кертеп, дуслары белән бергә оештырган. Аңа шуннан акчаның 43,1 проценты керә.

Язмага реакция белдерегез

1

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading