16+

Олы яшьтәге әти-әниләрдән авыру бала туу куркынычы арта

Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко узган елгы чыгышларының берсендә бала табуны кичектермәскә, мөмкин кадәр яшьрәк вакытта бәби алып кайтырга өндәгән иде.

Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко узган елгы чыгышларының берсендә бала табуны кичектермәскә, мөмкин кадәр яшьрәк вакытта бәби алып кайтырга өндәгән иде.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина генетикасы буенча штаттан тыш белгече Сергей Куцев аңлатуынча, бу балаларның авыру туу куркынычы белән бәйле.

“Яшь барган саен, балаларның хромосома авырулары белән туу куркынычы арта. Шуңа да хатын-кыз 35 яшьтән өлкәнрәк вакытта бала таба икән, аңа перенаталь диагностика ясала. Ягъни, хорион боипсиясе ясала һәм баланың артык 21 нче хромосомасы юкмы икәнлеге тикшерелә”, - ди белгеч.
Олыгайган саен үзгәрешләр хатын-кызларда гына түгел, ирләр организмында да була.

“Олы яшьтәге әтиләр дә балалар өчен куркыныч тудыруы бар. 45 яшьтән узган ирләрнең җенес күзәнәкләрендә  геннар мутацияләнә башлау мөмкинлеге арта. Шуңа да күп генлы синдромлы бала туу куркынычы да үсә. Ир-атның да, хатын-кызның да яше баланың җенес күзәнәкләре дөрес формалашуга һәм үсүгә тәэсир итә. Шуңа да олы яшьтәге әти-әниләрдән күп генлылык авыруы белән бала туу куркынычы да арта”, - дип аңлатма бирә генетик. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading