16+

Омикронның билгеләре сезонлы ОРВИ авыруларына охшаш

Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирусның 1 685 яңа очрагы ачыкланган.

Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирусның 1 685 яңа очрагы ачыкланган.

Барлыгы бүгенге көндә республикада пандемия башыннан 123 009 эпизод теркәлгән. Бу хакта матбугат конференциясе барышында Татарстанның баш санитария табибы урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

"2022 ел башыннан бирле Татарстанда COVID-19 белән авыручылар саны арткан, ул традицион рәвештә бу вакытка туры килә торган ОРВИ һәм гриппның сезонлы күтәрелеше белән бәйләнештә барды. Хәл шактый җитди, киеренке булды. Өч атна дәвамында авыручылар саны кискен үсте. Соңгы атналарда авыручыларның кимүен терки башладык. Алдагы атна белән чагыштырганда, 30 процентка ковид белән авыручылар кимеде", - диде ул.
Бүгенгә "Омикрон" белән чирләүчеләр 90 процент тәшкил итә, 10 процент"Дельта" штаммына туры килә, дип өстәде Авдонина. Омикрон симптомнары салкын тиюгә охшаш. Коронавирус белән чагыштырганда, тизрәк һәм җиңелрәк тә үтә.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading