16+

ОРВИ симптомнары булган кешеләр 1 октябрьдән алып антигенга тест тапшырачаклар

Мәскәүдә ОРВИ билгеләре булган барлык пациентларга коронавируска каршы антиген тестлары тапшырырга туры киләчәк. Бу хакта башкала мэры урынбасары Анастасия Ракова хәбәр иткән.

Мәскәүдә ОРВИ билгеләре булган барлык пациентларга коронавируска каршы антиген тестлары тапшырырга туры киләчәк. Бу хакта башкала мэры урынбасары Анастасия Ракова хәбәр иткән.

"ОРВИ симптомнары барлыкка килгән кешеләргә июльдә тест режимында антигенга экспресс-тест эшли башладык. Тестларның төгәллеге югары - 85% очракта аларның нәтиҗәсе ПЦР белән туры килә. Аларның югары нәтиҗәлелеген исәпкә алып, авыручылар саны арткан чорда без пациентлар белән эшләүнең яңа алгоритмын расларга карар кылдык ", - дип аңлаткан Ракова журналистларга.

Ул ассызыклаганча, экспресс-тест үткәрү ОРВИ симптомары булган барлык мәскәүлеләргә дә кагыла. Бу медикларга максималь оператив рәвештә диагноз куярга һәм дәвалануга керешергә мөмкинлек бирәчәк. Кагыйдәләр 1 октябрьдән эшли башлаячак.

Соңгы вакытта Россиядә ковид белән авыручылар саны арту күзәтелә. Чәршәмбе көнне чираттагы тапкыр коронавирустан үлем буенча рекорд куелды - тәүлек эчендә 857 кеше һәлак булды. Мәскәү - коивд йоктыручылар саны буенча антилидер. Бер көн эчендә генә дә анда коронавирус белән авыручы өч меңнән артык яңа кешене ачыклаганнар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading