16+

ОСАГО бәясе өч тапкыр артырга мөмкин

Россия автомобиль иминиятләштерүчеләр берлеге, машина хуҗасына салынган штрафларның күләменә карап, ОСАГОны арттыру коэффициенты эшләгән.

Россия автомобиль иминиятләштерүчеләр берлеге, машина хуҗасына салынган штрафларның күләменә карап, ОСАГОны арттыру коэффициенты эшләгән.

Штраф күп түләүчеләр өчен иминиятләш­терү бәясе өч тапкыр кыйммәтләнергә мөмкин. Берлек әзерләгән шкала нигезендә, юл йөрү кагыйдәләрен биш тапкырдан артык бозмаган автомобиль йөртүчеләр ОСАГОның база бәясен түләячәк. Ә 5тән 9га кадәр кагыйдә бозучыларга карата коэффициент 1,86 дәрәҗәсендә билгеләнгән. Юл йөрү кагыйдәләрен бер елга 35 тапкырдан күбрәк бозучылар өчен 3,04 коэффициенты кертелергә мөмкин. Россия автомобиль иминиятләштерүчеләр берлеге үз тәкъдимнәрен Үзәк банкка җибәргән, дип яза «Татар-Информ».

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading