16+

Пассажир ташучыларга контроль көчәя

1 июльдән пассажирларны лицензиясез йөртүче транспорт компанияләре штрафка тартылачак. Хокук бозучылар өчен 400 мең сумга кадәр административ штраф, ә кабат хокук бозган өчен – автотранспортны конфискацияләү каралган, дип хәбәр итте «эшлекле дүшәмбе» вакытында Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков.

Үз ихтыяҗлары өчен һәм заказ буенча 8 кешедән артык сыйдырышлы автобуслар белән пассажирлар йөртүне лицензияләү федераль закон нигезендә башкарыла, ул 1 мартта үз көченә керде, дип искәртте спикер. Әлеге таләп  Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм башка ашыгыч рәвештә ярдәм күрсәтү хезмәтләре автобусларына гына кагылмый. Лицензия алу өчен йөртүчеләргә 120 көн вакыт бирелде.

– Вакыт бетте, һәм бүгенге көннән лицензия алмаган транспорт йөртүчеләр өчен административ җәза чаралары каралган, – дип аңлатты Айдар Габделхаков.
Спикер сүзләренә караганда, шәһәрнең муниципаль автобус маршрутларына хезмәт күрсәтә торган транспорт предприятиеләре бүгенге көндә федераль закон таләпләрен тулысынча үтәде һәм гамәлдәге лицензияләрне яңа үрнәктәге лицензияләргә алыштырды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading