16+

Пассажирлар автобусы елгага төшеп киткән. Һәлак булучылар бар

Санкт-Петербург үзәгендәге Мойка елгасына автобус төшеп китүе турында билгеле булды.

Санкт-Петербург үзәгендәге Мойка елгасына автобус төшеп китүе турында билгеле булды.

Пассажир автобусы Мойка елгасына Мәскәү вакыты белән 13:00 сәгатьтә төшеп төшкән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, гадәттән тыш хәл вакытында транспорт чарасы салонында 20гә якын кеше булган.

Шофер идарә итүне югалткан. 

Дүрт кеше һәлак булган, алтысы хастаханәгә озатылган. Дүртесе клиник үлем хәлендә.

Төбәк губернаторы Александр Беглов хәбәр иткәнчә, автобус белән булган  юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләргә оператив ярдәм күрсәтелә.

Эзләү-коткару эшләре тәмамланган. Аларда 70 кеше һәм 18 берәмлек техника катнашкан.

Санкт-Петербург прокуратурасы авариянең сәбәпләрен ачыклауны контрольгә алган. Ике җинаять эше кузгатылган.

Елгага төшеп киткән автобус хуҗасына лицензия белән проблемалары булганы өчен 400 мең сум штраф салынган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

3

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading