16+

Пенсияләр һәм минималь хезмәт хакы күпмегә арттырылачагы билгеле булды

Хакимият вәкилләре социаль түләүләрнең нормасын билгеләгән.

Хакимият вәкилләре социаль түләүләрнең нормасын билгеләгән.

Минималь хезмәт хакы, яшәү минимумы һәм иминият пенсияләре 10 процентка артачак. Хакимият вәкилләре индексация күләмен шулай килештергән, дип яза “Ведомости”.

Хәер, соңгы сүзне Президент Владимир Путин әйтәчәк. Чөнки индексация күләменә бәйле фикер алышу “кайнар” булган. Мондый сөйләшүләр инде ике ай дәвам итә. 16 майда Владимир Путин субъект җитәкчеләре һәм хакимият әгъзалары белән төбәкләргә социаль-икътисади ярдәм күрсәтү буенча киңәшмә үткәргән иде. Аның нәтиҗәләре буенча Министрлар Кабинетына пенсияләрне, шул исәптән, хәрбиләрнең пенсияләрен, социаль түләүләрне, дәүләт һәм муниципаль учреждение хезмәткәрләренең хезмәт хакын, минималь хезмәт хакын һәм яшәү минимумын өстәмә арттыру мөмкинлекләрен карарга йөкләмә бирелде.

Хәзергә минималь хезмәт хакы 13890 сум, яшәү минимумы 12654 сум тәшкил итә. Ил буенча уртача пенсия 18984 сум. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading