16+

Перинаталь үзәкнең яңа корпусы ачылышында Рөстәм Миңнеханов 3 кызлы гаиләне котлады

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика клиник хастаханәсе перинаталь үзәгенең яңа корпусы ачылышында катнашты.

Перинаталь үзәкнең яңа корпусы ачылышында Рөстәм Миңнеханов 3 кызлы гаиләне котлады

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика клиник хастаханәсе перинаталь үзәгенең яңа корпусы ачылышында катнашты.

Әлеге бина 2014 елда төзелә башлаган иде. Биредә вакытыннан алда туган сабыйларга югары технологияле, сыйфатлы ярдәм күрсәтеләчәк, патологияләре булган хатын-кызларны дәвалаячаклар. Яңа корпуста 10 заманча бала тудыру залы каралган. Монда булачак әни янына ире, туганнары да керә ала. Корпус барлыгы 100 койка-урынга исәпләнгән. Бала тапканнан соң, аналарга нарасый белән бер бүлмәдә булу мөмкинлеге дә бар. Татарстанның Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин Рөстәм Миңнехановка яңа бинаны күрсәтеп, бала тудыру залларында барысы да балага, анага тиз арада ярдәм күрсәтүне күздә тотып җайлаштырылганына, барлык җиһазлар да бер урында - кул сузымында гына урнаштырылганлыгына басым ясады. Перинаталь үзәкнең яңа корпусы ачылышы вакытында биредә тагын бер истәлекле чара узды. Маловлар гаиләсендә зур шатлык - әниләрен бәби белән бала тудыру йортыннан өенә чыгардылар. Маловлар гаиләсендә хәзер өч кыз булды. Бәхетле әти-әнине Рөстәм Миңнеханов та котлады, гаиләгә истәлекле бүләк тә тапшырды. Маловлар белән төшкән фотосын Президент Инстаграм челтәрендә дә урнаштырган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading