16+

Пермь Тикшерү комитеты башлыгы үз-үзен үтергән, тикшерү башланган

Пермь крае буенча Тикшерү комитеты башлыгы. юстиция полковнигы Сергей Сарапульцев үз йортында үле килеш табылган.

Пермь крае буенча Тикшерү комитеты башлыгы. юстиция полковнигы Сергей Сарапульцев үз йортында үле килеш табылган.

Хокук саклаучылар версиясе буенча, тикшерү комитетының төбәк идарәсе башлыгы үз-үзенә кул салган. Сарапульцевның үлеме факты буенча тикшерүне Россия тикшерү комитетының үзәк аппараты башлады.

Readovka басмасы фаҗиганең бер версиясен бәян итте. Басма мәгълүматлары буенча, Пермь университетында атышка багышланган киңәшмә шактый гаугалы узган һәм башлык җитәкчесен эшеннән чыгарырга вәгъдә иткәннәр. Шул ук вакытта ТАСС чыганагы хәбәр иткәнчә, Сарапульцевның үз-үзен үтерүе аерым алганда Пермь университетындагы гадәттән тыш хәл һәм эше белән бәйле түгел.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading