16+

Песков: Россия һәм АКШ президентлары теләсә кайсы вакытта сөйләшү турында карар кабул итәргә мөмкин

Песков: Россия һәм АКШ президентлары теләсә кайсы вакытта сөйләшү турында карар кабул итә ала

Песков: Россия һәм АКШ президентлары теләсә кайсы вакытта сөйләшү турында карар кабул итә ала

Кремльдә Россия президенты Владимир Путин һәм АКШ президенты Джо Байден элемтәгә чыгу мөмкинлеген кире какмый, кирәк булганда аларны оператив рәвештә килештерергә мөмкин.

Бу хакта Россия президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр итте.
"Әлбәттә, без кире какмыйбыз (элемтәләр мөмкинлеге. ШК). Кирәк булса, Россия һәм АКШ президентлары теләсә кайсы вакытта телефон аша сөйләшү, яки шәхси очрашу турында карар кабул итә ала. Бу инде аларның карары булачак", - диде ул.
Ул ачыклаганча, әлегә нинди дә булса очрашулар оештыру турында сөйләргә иртәрәк.
Элегрәк Ак йортта белдерүләренчә, Джо Байден "Владимир Путин белән очрашырга ризалашкан".

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading