16+

Петербургтагы теракт вакытында һәлак булучыларның гаиләләренә 5 млнга якын акча бирелә

Петербург метрополитенында шартлауда һәлак булган һәр кешегә барлык чыганаклар хисабыннан бирелгән акчалар 5 миллион чамасы булачак, дип җиткерелә Социаль сәясәт буенча шәһәр комитеты хәбәрендә. Бу хакта Татар-информ РИА Новостига сылтама белән хәбәр итә.

"Федераль бюджеттан һәр һәлак булган кешегә бер тапкыр бирелә торган пособие - 1 миллион сум. Санкт-Петербург бюджетыннан - һәлак булганнар гаиләләренә 1 миллион сум күләмендә бирелә", - дип хәбәр итә социаль ведомство.

Моннан тыш, Петербург метрополитены үлгән кешеләр гаиләләренә 2,025 миллион, ә Россия социаль иминият фонды хисабыннан бер тапкыр түләнә торган иминият акчалары һәр үлгән эшләмәүче кешегә 1 миллионга кадәр булачак. Шулай ук җирләү өчен бер тапкыр бирелә торган акча каралган (18 мең федераль бюджеттан һәм 5,5 мең эш бирүче хисабыннан).

Метродагы терактта зыян күрүчеләргә җәрәхәтләренең авырлыгына карап федераль бюджеттан 200-400 меңгә кадәр алачак һәм 250-500 мең сум Петербург бюджетыннан түләнәчәк. Метрополитен һәр кешегә 2 миллионга кадәр түләргә ниятли, шулай ук түләүләр Социаль иминият фондыннан да каралган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading