16+

“Пилмән” белән “Сырхау” карарга килегез...

12нче октябрьдә Г.Камал театрының Кече сәхнәсендә "Татар метражкалары" проекты кысаларында кыска метражлы комедияләр күрсәтелә.

12нче октябрьдә Г.Камал театрының Кече сәхнәсендә "Татар метражкалары" проекты кысаларында кыска метражлы комедияләр күрсәтелә.

Әлеге чарада фильмнарда төп рольләрне уйнаган Камал театры артистлары катнаша.

Тамашачылар игътибарына "Пилмән", "Сырхау" һәм "Ишекне япты да китте" дигән 3 комедия тәкъдим ителә.

Режиссер Салават Юзеев төшергән "Ишекне япты да китте" фильмы XI Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә - "Кыска метражлы иң яхшы уен фильмы" һәм "Кыска метражлы уен фильмында иң яхшы ир-ат роле" номинацияләрендә икеләтә җиңү яулады. Иң яхшы ир-ат роле исеменә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов лаек булды.

Кыска метражлы татар фильмнарын тәкъдим итү кичәсендә проектның иҗат төркеме - режиссер һәм сценарий авторы Салават Юзеев, сценарий авторы Ркаил Зәйдулла, оператор Илшат Рәхимбай, икенче режиссер Радик Бариев һәм Камал театры артистлары катнаша.

Фильмнар сәгать 15.00 күрсәтелә башлый. Чарага керү - бушлай, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading