16+

Пилотсыз очкыч һөҗүменнән соң, «Алабуга» студентларына 100 мең сумга кадәр акча түләячәкләр

2 апрельдә пилотсыз аппаратлар һөҗүм иткән хостелларда яшәүче «Алабуга Политех» көллияте студентларына компенсация түләячәкләр.

2 апрельдә пилотсыз аппаратлар һөҗүм иткән хостелларда яшәүче «Алабуга Политех» көллияте студентларына компенсация түләячәкләр.

Түләүләр күләме 80-100 мең сум тәшкил итә.

Татарстанда квалификацияле эшче кадрлар әзерләү буенча «Алабуга Политех» белем бирү үзәге тулай тораклары 2 апрель иртәсендә пилотсыз очкыч аппаратлары һөҗүме астында калды. Зыян күргән студентларга 80-100 мең сум күләмендә компенсация түләячәкләр. Бу хакта бүген «Мобилизация в Татарстане»телеграм-каналында хәбәр ителә.

«Алабуга политех» үзәге укучысы пилотсыз очкычлар һөҗүменнән зыян күргән хостелларда булган һәм исәптә торучы һәркемгә 100 процент күләмендә премия бирелгәнен хәбәр иткән. Аның суммасы студент вазифасына бәйле.

Соңгы мәгълүматлар буенча, 2 апрель иртәсендә Алабуга һәм Түбән Камада пилотсыз үлем аппаратлары һөҗүме нәтиҗәсендә 14 кеше зыян күргән. Бүгенге көнгә Алабуга үзәк район хастаханәсе стационарында 6 кеше медицина ярдәме ала. Калган зыян күрүчеләрне өйләренә җибәргәннәр. Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, пациентларда уңай динамика күзәтелә.

Алабугада пилотсыз очкыч һөҗүме вакытында зыян күрүчеләр арасында ике яшүсмер бар, аларны кичә Казанда урнашкан Республика балалар клиник хастаханәсенә озатылган. Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, аларның хәлләре уртача авырлыкта.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading